артнов

МЕНӘ СИН ДӘ ЕГЕТ БУЛДЫҢ, УЛЫМ!
(Әнисенә кушылып, без дә Айтуганның тизрәк исән-сау хезмәт итеп кайтуын телибез?!)

Менә син дә үсеп җиттең, улым,
Армиягә инде китәсең.
Чын ир-егет булып, ил алдында
Олы бурычыңны үтәсең.

Хәрби хезмәт,безнең чорлар кебек,
Дәрәҗәле түгел, юк сүзем.
Иптәшләрең бар да монда кала,
Ә син … үзең теләдең шул … үзең…

Горурланам синең белән, улым,
Әтиең дә солдат булган шул.
Исән йөреп, сау кайтырга язсын,
Зинһар, игътибарлы, уяу бул?!

Гаиләдә син үзең баш ир булдың,
Мин ана да булдым, ата да.
Дөрес тәрбияли алганмынмы,
Киткәндерме, кайчак, хата да?

Әтиең бик иртә китеп барды,
Иртә җиктек инде сине дә.
Чит җирләргә чыгып киткәч, бигрәк,
Аңларсың,- дип,- уйлыйм, мине дә?!

Һәрбер ялтыраган алтын түгел,
Кызыкмаска тырыш матурга?!
Нәкъ бер елдан, әни, бу мин- диеп,
Насыйп булсын кире кайтырга?!

Дед-солдатлар белән молодойлар,
Бер-бер(е)гезне аңлый күрегез.
Берегез дә үз өендә түгел,
Алны-артны карап йөрегез?!

Командирыгыз да туры килсен
Кеше итеп сезне күрүче.
Кыюлык та кирәк, булсын алар
Чын ир тәрбиясе бирүче?!

Үстергәндә төрле чагым булды,
Язмышлар бит шулай корылды.
Матур гына яшәп яткан чакта,
Үз ягына тормыш борылды.

Кайчак миңа хәт(е)рең калган булса,
Ачуланма, улым, гафу ит?!
Безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз булып,
Чын ир булып, тизрәк кайтып җит?!